Исеңдәме: очкын эзләп йөргән мәлең?!…

Исеңдәме: очкын эзләп йөргән мәлең?!.
Тергезергә күңел куз-утларың?!
Күпме очкын очты җанны телеп.
Оныткансың… Ә мин онытмадым!..

Оныткансың. Учак тергезүгә
Чакматашның төсен җуя хәтер. Хәер,
Сүрелсәң, йә сүнсәң, күнәр идем —
Дөрли-дөрли читләшүең сәер…

Сәер… Дәшүең дә. Дәшмәвең дә.
Ялкын тулы салкын. Шунысы сәер.
Әйдә, сизмәмешкә салыш сагышыңны!
Шундый мәлең — битарафлык белән әвер…

Тик… Син син түгел минсез. Хиссез.
Чит чалымың. Чагылышың чалыш.
Якты янар — як син яратуны!
Ә үземне… Күрмәмешкә салыш!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт